Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Бу атнада Татарстанда 20 градуска кадәр җылы була һәм яңгыр явачак

Бу атнада Татарстанда Скандинавия циклоны аркасында тыныч һәм коры һава торышын болытлы һәм яңгырлы һава шартлары алмаштыра.

 Шул ук вакытта, һава температурасы күтәреләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген һәм иртәгә көндез һава температурасының күтәрелүе һәм төнлә төшүе аркасында, төбәктә югары атмосфера басымы булачак. Кырау төшү ихтималы аркасында республикада шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ».

Иртәгә, 13 сентябрьдә, Татарстан антициклон перифериясендә була. Төнлә һава температурасы +1...+6 градус (Казанда – +4...+6, түбән урыннарда +1...+3 градус) була. Көндез исә 13-18 градуска кадәр җылытачак (Казанда +15...+17). Көньяк-көнчыгыштан акрын тизлектә җил исәчәк.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне – 14 һәм 15 сентябрьдә һава торышы үзгәрәчәк. Антициклон көнчыгышка таба китә, ә республика «төньяк-көнбатыш циклоны һәм аның фронталь бүленешләренең җылы секторы йогынтысына» эләгә. Көн болытлы булачак, атмосфера фронтлары узганда яңгыр явачак, дип белдерә синоптиклар.

Төнлә җылырак була: 14 сентябрьдә төнлә +4...+9 градус һәм 15 сентябрьдә +8...+13 градус була. Ә көндез һава температурасы 13 – 19 һәм 14 – 19 градус җылы була. Моннан тыш, 15 сентябрьдә көньяк-көнчыгыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Метеорологларның якынча фаразларына караганда, җомга һәм шимбә көнне – 16-17 сентябрьдә төнлә 8-13 градус җылы, ә көндез 15-20 градус җылы була. Бу көннәрдә температура фоны климатик нормадан 2-3 градуска югары була. 16 сентябрьдә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, ә 17 сентябрьдә республика буенча яңгыр явачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bu-atnada-tatarstanda-20-graduska-kadar-yly-bula-ham-yangyr-yavacak-5859976

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев