Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм давыл көтелә
Укы да уйлан

Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм давыл көтелә

Көндез һава температурасы +21 +26 градуска кадәр җылыначак.

24 августта Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр, боз явуы көтелә.

Җил секундына 15-20 метр тизлектә исәргә мөмкин.

Бу хакта ТР Гидрометүзәге синоптиклары кисәтә.


Нет комментариев