Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Алдакчыларның мамадышлыларга тагын бер тозагы

Районыбызда яшәүче бер ир интернетта алдакчыларның чираттагы хәйләсе корбаны булды.

Ул “Авито“ сайтында товар сатып алырга уйлаган. Кирәкле әйберне эзләп табып, сатучы белән элемтәгә кергән, товарның бәясе һәм илтеп җиткерү турында килешкән, аның счетына акча күчергән. Берничә көннән соң сатучы белән яңадан элемтәгә кереп, җибәрелгән товар турында аныкларга була, әмма соңгысы мошенник булып чыга. Зыян күрүче 7 мең  сум акчасыннан колак кага.

 

“Авито“ интернет сайтында мошенникларның хәйлә-мәкерләренә эләкмәс өчен, башта андагы инструкцияне игътибар белән укыгыз. Анда алдан түләүгә беркайчан да килешмәскә, товарны кулга тоткач кына акча бирергә кирәклеге ачык әйтелә. “Алдакчыларның корбаны булган очракта, кичекмәстән полициягә “102“ яки “112“ номеры буенча шалтыратыгыз. Сак булыгыз, аларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәгез!“ – дип кисәтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге штабы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев