Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сораштыру

Светлана Байкеева – җиңүче!

ВКонтакте социаль челтәрендәге “Есть контакт“ төркемебездә 2021нче ел нәтиҗәләре буенча Мамадыш районының “Ел Герое“ өчен тавыш бирү барды.

Аноним сораштыруда 2365 кеше катнашты.

Кандидатуралар исемлегендә узган елда башкалардан игелекле эшләре белән аерылып торган һәм үз эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән кешеләрнең исем-фамилияләре бар иде. Аларның һәркайсы горур рәвештә “Ел кешесе“ исемен йөртә ала.

Бәйгедә шәһәребезнең беренче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Байкеева  иң күп тавышны җыйды. Аның өчен 641 респондент тавыш бирде. Бу - сораштыруда катнашучыларның гомуми санының 27,1% ы.

Светлана Байкеева  - “Россия Ел укытучысы“ Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы җиңүчесе. Район хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы советы рәисе урынбасары. Педагог  “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ республика конкурсында Мамадыш районы данын яклаячак. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев