Талантлы балаларыбызны Балык Бистәсе көтә
Сәнгать

Талантлы балаларыбызны Балык Бистәсе көтә

Кичә район мәдәният йортында "Созвездие "Йолдызлык"-2021" фестиваленең район турында җиңгән һәм призлы урыннарны алган аерым башкаручыларның,нәфис сүз осталарының, вокал һәм хореография коллективларының гала-концерты булды.

Әлеге чара мәртәбәле жюри тарафыннан сайланып алынган чыгышлар, җиңгән һәм призлы урыннар алган балаларны бүләкләү белән бергә үрелеп алып барылды. Бу ялларда иң-иң сәләтле яшь артистларыбыз районыбыз данын фестивальнең зона этабында яклаячаклар. Ул Балык Бистәсендә узачак.


Нет комментариев