Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнгать

Мамадыш артистлары он-лайн режимда чыгыш ясый

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре илдә коронавирус белән бәйле вәзгыять булуга карамастан, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Дөрес, аларның чыгышларын тамашачылар мәдәният учакларында карый алмыйлар. Бу очракта җирле үзешчәннәребез һәм тамашачы арасындагы элемтәне булдыруда заманча технологияләр ярдәмгә килә. Мәсәлән, он-лайн режимындагы концертлар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре инде бу режимда берничә концерт күрсәтергә өлгерделәр. Кичә тамашачылар үзләренең яраткан җырчылары Марат Локманов, Роза Галкина һәм виртуоз-музыкант Фарил Дөлмиев чыгышларын тамаша кылдылар. Чараны Фәнил Ахунҗанов алып барды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев