Беренче урын белән кайтты
Сәнгать

Беренче урын белән кайтты

Композитор Яруллиннар исемендәге Мамадыш балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлар яулауларын дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә әлеге белем бирү учреждениесе укучысы Лиана Локманова (җитәкчесе – Ольга Сычёва) Казаннан беренче урын белән кайтты. Казанда узган “Виват, Казань–2021” исеме астындагы балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкәннәрнең иҗади коллективлары, аерым башкаручылар арасындагы Халыкара фестиваль-конкурста уңышка иреште ул. Әлеге фестиваль “Адмиралтейская звезда” проекты кысаларында үтте.

Яшь җырчыбыз үзенең номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады.


Нет комментариев