Алып баручыларыбыз Ландыш Бабаниязова һәм Эльмира Гафарова Урта Кирмән мәктәбенең тарих укытучысы, туган якны өйрәнүче Ренат Хәйруллин белән очрашуны дәвам иттерделәр.
Ландыш һәм Эльмира тапшыру дәвамында Татарстанның Мамадыш районындагы «Изгеләр чишмәсе»ндә булдылар. Чишмә Кирмән елгасының сул ярында урнашкан. Кайвакыт бу чыганаклар каскадын шулай ук «Кирмән чишмәсе» дип тә атыйлар, чөнки 900 метр көнбатыштарак Кирмәнчек археология комплексы (шәһәрчеге) урнашкан.
Урман белән капланган калкулык битеннән 14 чишмә ургыла. Аларның кайберләре төзекләндерелгән (каптировкаланган), ә су табигый инеш яки торбалар буйлап ага. Чишмәләрнең суы чиста һәм тәмле, шул ук вакытта һәр чишмәнең чыгу урыны үзенеке. Алар белән җирле риваятьләр бәйләнгән. Һәр чыганакның үз исеме бар: татлы, Алабуга, зират, бакыр, Әхмәт. Һәр чишмэ билгеле бер бәладән ярдәм итә дип санала.
Урын шифалы су алырга һәм тарихка кагылырга килгән хаҗиларны һәм туристларны җәлеп итә. Тарихи һәм табигый истәлекле урыннары белән ул Урал тауларын хәтерләтә.
Нет комментариев