Җәмгыять

6,7 меңнән артык татарстанлы «Кадрлар» проекты буенча яңа һөнәр үзләштерә

Татарстанда яшәүче кешеләр ТРның «Работа России» кадрлар үзәгенә яңа һөнәр үзләштерү яки «Кадрлар» илкүләм проекты буенча квалификация күтәрү өчен мөрәҗәгать иткән. Бу хакта кадрлар үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«5 меңгә якын кеше белем бирү программаларын уңышлы тәмамлады, 1,4 мең катнашучы укуларын дәвам итә. 4 меңнән артык кеше яңа белгечлек буенча эш тапкан инде», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

«Кадрлар» илкүләм проекты программалары буенча эшсезләр, махсус хәрби операция ветераннары, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, декрет ялында булган хатын-кызлар, җиде яшькә кадәрге баласы булган әниләр һәм инвалидлар укый ала. Укырга теләүчеләргә ТР кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Нет комментариев