Югары Ушмы мәдәният йортында "Туган тел һәм халыклар бердәмлеге" елы уңаеннан "И туган тел, и матур тел" дигән исем астында бәйге булып узды.
Тел турында табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр, шигырьләр сөйләделәр. Габдулла Тукай әкиятләре буенча интелектуаль кроссворд чиштеләр. Ахырдан “Югары Ушма тукталышы” дигән стенд янында фотога төштеләр.
Минневәрис Мингалиев.
Нет комментариев