Район үзәк хастаханәсендә озак еллар кан салу, хәзер стоматология бүлеген уңышлы җитәкләгән, шул ук вакытта 2004нче елдан бирле ак халатлыларның тынгысыз профсоюз лидеры булып торган, киң җәмәгать эшлеклесе, ТР Сәламәтлек саклауның мактаулы хезмәткәре, Россиянең почетлы доноры, һәм фантастик хатын-кыз Лилия Сәгъдиева гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
“Әйтәсем калган икән!“
Район үзәк хастаханәсендә озак еллар кан салу, хәзер стоматология бүлеген уңышлы җитәкләгән, шул ук вакытта 2004нче елдан бирле ак халатлыларның тынгысыз профсоюз лидеры булып торган, киң җәмәгать эшлеклесе, ТР Сәламәтлек саклауның мактаулы хезмәткәре, Россиянең почетлы доноры, һәм фантастик хатын-кыз Лилия Сәгъдиева гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Эшлекле юбилярның шәхси портретына штрихлар сызмакчы булып, әңгәмә башлаган идем, сүзебез бик тирәнгә кереп китте. Табибның фәлсәфи фикерләрен үземнең дә яшәү тезисларым итеп язып куясым килә башлады...
“Өмет“еңне беркайчан да җуйма!
Өченче сыйныфта укыганда кинәт кенә авырып китә Лилия. Аны хастаханәгә салалар. Хәлсезләнеп, ишегалдында басып торганда, янына мөлаем йөзле, ак халатлы бер абый килеп туктый да: “Балам, миңа җырлап күрсәт әле!“ - ди. Анна Германның ул вакытларда иң киң таралган “Өмет“ җырын башкара кызчык. Абзый аны, янәшәдәге бүрәнә өстенә утырып, игътибар белән тыңлый. Аннары, башыннан сыйпап: “Булдырдың, рәхмәт, тизрәк терел һәм “Өмет“не беркайчан да җуйма, яме!“ - ди. Ул кешенең район үзәк хастаханәсенең баш табибы Юрий Калинин булганын аннары гына белә Лилия.
- Мин инде район үзәк хастаханәсендә табиб булып эшли идем. Республика суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе, РФ һәм ТР атказанган табибы Юрий Павлович Мамадышка кунакка килде. Биләгән постында фаҗигаләр белән еш очрашу артык тәэсир-хисләргә урын калдырмаса да, абруен, җан җылысын, кешелеклеген югалтмаган җитәкче; иң катлаулы һәм стандарт булмаган мәсьәләләрне чишүче акыл иясе; һөнәр серләрен шәкертләре белән юмарт бүлешкән остаз; легендар шәхес алдыбызда гап-гади итеп чыгыш ясады. Шул очрашудан соң бер атна да узмады, аның инфаркттан вафат булганын ишеттек. Җәмгыять, коллектив, гаиләсе аңа иң мохтаҗ чагында, якты йолдыз сыман атылды да, безне тетрәндереп, һич көтмәгәндә арабыздан китте дә барды ул. Менә ничә еллар инде шуның якты образы һич күз алдымнан китми. Ни тимтендем шуңа чын йөрәгемнән чыккан сүзләремне әйтергә: “Сез “Өмет“не беркайчан да сүндермәскә кушкан нәни артист булам мин. Ак халатлыларга карата мәхәббәтне күңелемдә башлап Сез уяттыгыз, Сезне гомерем буе хөрмәт итәм, яратам, үрнәк алам, Сезнең кебек булырга телим, шундый булганыгыз өчен рәхмәт!“ - дип кенә әйтергә кирәк булган бит. Әйтәсем калган икән!
Нинди генә югары дәрәҗәләр биләсә дә җылы сүзгә, үзенә ышануга, рәхмәткә мохтаҗ адәм баласы. Үзеңнең башкаларга кирәклегеңне тою канатлар куя! Бер-беребезнең кадерен исән чакта белик, матур сүзләрне үзвакытында әйтик. Шундый легендар шәхесләргә тигезләнергә омтылыйк. Кызганычка каршы, беребез дә мәңгелек түгел бу җир йөзендә, – дип башлады сүзен Лилия Әкърамовна.
Остазларга рәхмәт!
“Берүк нәселебезгә тап төшерә күрмә, туры юлдан гына йөр, башкаларга беркайчан да начарлык эшләмә, зыян салма, кызым!“ – дип, чиксез яратып, тәрбияләп үстергән әти-әнисенә; эшкә өйрәткән остазларына (интернатура тәмамлаганда Түбән Кама поликлиникасында кураторы булган Светлана Шишонинага, кумиры Суфия Вәлиәхмәтовага, хастаханә җитәкчеләре Рамис Галиевка, Дамир Хаҗиевка аеруча); ышаныч белдергән җитәкчеләргә; һәр үрне яуларга әзер торган командасына, хезмәттәшләренә; аны аңлаган авыруларга; сөекле гаиләсенә (һәрчак таяну ноктасы булган ире Расихка, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чик буе институтын тәмамлап, Архангельск өлкәсендә эшләүче, күптән түгел гаилә корып, әбисенә ике тамчы су кебек охшаган кызчык бүләк иткән улы Рәсимгә, быел мәктәпне тәмамлаучы мөстәкыйль кызы Азалиягә) аның тарафыннан кат - кат рәхмәт сүзләре яңгырады. Авыруларга әйтер сүзе бигрәк тә күп җыелган булып чыкты.
Табиб белән бер сүздә бул!
- Соңгы вакытта ишеткән, тыңлаган вәгазьләрне-лекцияләрне анализлап, үземнең тормышым өчен дә иң әһәмиятле дигән фикерләрне башкаларга да җиткерергә телим. Бүгенге болгавыр, стресслар чорында кешеләр рухи кыйммәтләрне җуйдылар, бер-берсенә ышанычларын югалта башладылар. Профессор Цибулькинча әйтсәк: “Үпкәләүдән чирлиләр, көнчелектән картаялар. Яман шеш күзәнәкләре һәркемдә бар, аны җиңәргә өйрәнергә, һәр туган көннең кадерен белеп, яшисе килеп яшәргә кирәк“.
Авыру кешеләрне өч төргә бүләргә була. Аңа: “Чирләгәнсең, бераз дәвалансаң, тиз узар!“ - дисең. Ул үз чире турында интернеттан әллә нәрсәләр укып бетерә, кешеләрдән ишеткән төрле яман очракларны җыя, үзен шул авыру белән тәмам тутыра һәм ахирәт сәфәренә китеп бара. Икенчеләренә бераз дәваланырга гына кирәк. Ул аңа игътибар итми, барысын да үзагымына куя, аннары, катлаулылыклар килеп чыга. Организмны алдалап булмый бит аны. Бу категориягә гадәттә медиклар үзләре керә. Өченче төрлесе дә бар. Анализлар буенча күренә: аның көннәре санаулы калган, ә ул тырыша-тырмаша, ниләр генә кулланмый. Аның яшисе килә, ул моңа чын күңелдән ышана! Гадәттә нәкъ менә шундыйлар бик яман чирләрне дә җиңеп чыга. Авыруны табибка гына сылтап, аны гына гаепләп утырып, терелеп булмый бит. Табиб белән икең бер сүздә булганда, үз өстеңдә эшләгәндә, авыру каршы тора алмый.
Барысын да үзеңнән башла!
Үзеңә теләгәнне башкаларга да теләргә өйрән! Хезмәттәшләргә дә еш әйтәм: “Ак чәчәкләр“ романында теге яһүд хирург нәрсә ди: “Авыру урынына үзеңне, яки якын туганыңны куеп кара!“. Шуннан бар нәрсәгә дә ачыклык керә инде. Саулык – зур байлык! Стрессларны күп кичерәбез, тик алар өчен шулкадәр вәсвәсәләнергә кирәк булмаганын, моның Аллаһы Тәгаләнең сине чыныктыру өчен җибәргән чираттагы сынавы булганын соңыннан гына аңлыйсың.
Беренче елны мединститутка керә алмагач, хастаханәгә санитарка булып урнаша Лилия: түбәннән күтәрелергә, бөтен этапларны да үз башы аша кичәргә карар кыла. Өченче курста укыганда параллель рәвештә шәфкать туташы булып та эшли. Шуңа күрә, үзен һәрвакыт башкалар урынына куеп карый, аларның хәленә керә ала профсоюз лидеры. Үзара аңлашып, җитәкләшеп, команда белән изге максатка таба баруга җитәме соң?! Төннән соң көн туган кебек, авырлыклардан соң җиңеллек килә. Һәрчак сабыр булырга, һәр сүзең өчен җавап тотарга, вәгъдәңдә торырга өйрәнергә, кешеләрнең ышанычын һәрчак акларга омтылырга кирәк... Башкаларны кабызганнан шәм сүнми, ә тагын да дөрләп янып китә.
- Тормышны бик яратам! Мине яратмаучыларны да яратам Тирә-ягымда әйбәт кешеләр генә минем. Һәр эшемне бисмилла әйтеп башлаганга, рухи һәм физик халәтем тәңгәллек кичерә дип саныйм. Бүгенге образымны тудыруда тормыш юлымда очраган һәркемнең өлеше бар. Барысына да зур рәхмәт. Тормышым өр яңадан башлана кебек тоела миңа. Яшәү девизыма килгәндә, тагын да шул ук бер сүз инде: үкенмәслек, мәгънәле итеп, гомерне заяга уздырмыйча, исемне зур хәрефтән язарлык Кеше булып яшәргә иде!“
Лилия Сәгъдиеваның блокнотыма теркәлгән асыл фикерләре бик күп калды...
Нет комментариев