Җылытуны кайчан төгәлләячәкләр? Синоптик аңлатты
Җәмгыять

Җылытуны кайчан төгәлләячәкләр? Синоптик аңлатты

Татарстанда апрель һәм май айларында һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Аномаль җылылык аркасында республикада җылыту сезонының озынлыгы ел саен кыскара. Җылытуны төгәлләү турында карар тәүлеклек уртача температура +8 градустан артып киткән очракта кабул ителәчәк.

Гидрометеорология идарәсе башлыгы сүзләренчә, җәйгә һава торышының төгәл фаразы әлегә юк. Метеорологлар кыска вакытлы фаразларга таянырга киңәш итә.


Нет комментариев