Мамадыш районының Сотово бистәсендә истәлекле вакыйга булды – мәчет ачылды.
Тантаналы ачылышта Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам Миңнегалиев, Урманчы авыл җирлеге башлыгы Айрат Яхин, якын-тирә авылларның имамнары, бистә халкы катнашты.
Район башлыгы Вадим Никитин, бистә халкын котлап, мәчет төзүдә башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. «Бу – кече Ватанга мәхәббәтнең тормыштагы чагылышы. Ул йорт игелек, тынычлык һәм бердәмлек урыны булсын», – диде район башлыгы.
Мәчет төзү фикере белән Сотовода туып-үскән Резеда Җамалиева чыккан. Аллаһ йортын сафка бастыру теләге аңарда 13 ел элек туган – ул әнисе Мәрьям Николаевнаның хыялын тормышка ашырырга теләгән. Ире Ирек Илдус улы белән бергә алар бу хыялны тормышка ашырган.
Төзелеш эшләрендә гаилә дуслары булышкан. Шулай ук узып баручы башка кешеләр дә үз ярдәмен тәкъдим иткән.
Мәчет төзелеше 2013нче елда башланган. Яңа мәчет 50гә якын кешене сыйдыра. Биредә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар.
Нет комментариев