Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта 27 декабрьгә кадәр оештырыла.
Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
«Авыл халкы өчен көзге ярминкәләр — арадашчылардан башка турыдан-туры базарга чыгу, ә шәһәр халкы өчен түтәлдән өзеп алынган хуш исле продукция сатып алу мөмкинлеге», — диде Казан мэры Илсур Метшин.
Ярминкәләрдә бәяләр узган еллардагы кебек үк ваклап сату бәясеннән уртача 10 процентка түбәнрәк булачак.
Нет комментариев