Татарстанда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды.
Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары уза. Шулай ук республиканың 40 районында яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлый.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 2,9 млн нан артык сайлаучы исәпләнә, шуларның 43 меңе беренче тапкыр тавыш бирәчәк.
Нет комментариев