Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын ел саен яңартачаклар. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, проектны эшләтеп җибәрү һәм кандидатларны тәкъдим итү һәр яз саен узачак. Инициатива профсоюз, хезмәт коллективы яки участок җитәкчелегеннән чыгарга мөмкин. Кандидатлар өчен төп шартлар булып кимендә өч ел хезмәт стажы һәм дисциплинар җәзалар булмау санала.
«Әлбәттә, электрон тактаның мәгънәсе – ел саен үз хезмәте белән мактаулы электрон тактада булу хокукына лаек булган кешеләрнең яңа исемнәрен күрү», - дип ассызыклады Эльмира Зарипова.
Татарстанда Электрон мактау тактасы кичә генә эшли башлады. Платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр тәкъдим ителгән. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.
Нет комментариев