Бөтендөнья татар конгрессы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан «Шәҗәрә» VIII бөтенроссия конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итә башлады.
Конкурста гаиләләр һәм шәхси авторлар, шул исәптән чит ил гражданнары катнаша ала. Ул дүрт номинация буенча үткәрелә: «Туган җиребез тарихында безнең гаилә», «Гаиләм традицияләре», «Хатын-кызлар — ыру сакчылары» һәм белгеч-генеалоглар өчен «Һөнәри нәсел агачы».
Эшләр 2026 елның 25 октябренә кадәр эссе, видеофильм яки презентация рәвешендә ak.kalfak@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.
Финал һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Чаллы шәһәрендә уздырылачак.
Нет комментариев