Атна башына Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән 8155 кеше мөрәҗәгать иткән.
Аларның 1758е балалар, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Талпан тешләүнең иң күп очрагы Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында теркәлгән.
Талпан боррелиозының 30 очрагы һәм читтән кертелгән талпан энцефалитының өч очрагы ачыкланган.
Нет комментариев