Ветераннарыбыз “Балкыш”та балкыды
Мамадышта ветераннар арасында узучы “Балкыш” республика фестиваленең район турының йомгаклау концерты узды.
Өлкәннәр арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы тугызынчы “Балкыш” фестивале янәдән сәхнәләрне гөрләтте.
Быелгы фестиваль аерым бер әһәмияткә ия, чөнки ул берьюлы өч датага багышлана: Россия Халыклары Бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елына һәм Татарстан республикасы Ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасының 40 еллык юбилеена. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләргә сер бирми, сәхнәләрне балкыта әле өлкәннәр. Ул көнне ветераннарыбызның чыгышларын карап, хозурланып утырдык, дүрт дистәгә якын номер булып, өч сәгать чамасы барса да, туйдырмады, киресенчә, бераз җитми дә калды. Чөнки һәр чыгыш – фольклор күренешме ул, вокаль ансамбльме, дуэтмы, әллә аерым җырмы, сәнгатьле сөйләүме – барысы да үзенчәлекле, матур иде.
“Балкыш” фестиваленең асылы аның эченә яшерелгән. Беренче карашка, ул үзешчән ветераннар коллективларын берләштергән гади сәнгать бәйгесе сыман. Чынлыкта исә, “Балкыш” – өлкән буынның яшьлегенә кайтуы да, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне барлау да. Аларның чыгышларында еллар дәвамында тупланган зирәклек, хезмәт һәм батырлык чагыла.
Районыбыз үзенең күпмилләтле халкы белән чын күңелдән горурлана ала. Алар үзара тыныч, дусларча тату яшиләр һәм тормыш матурлыгы хакына тырышып хезмәт итәләр. Үз телләрендә иркенләп сөйләшәләр, белем алалар, иҗат итәләр. Фестиваль барышында бу иҗади дуслык аеруча нык чагылыш тапты. Бер-берсенә үрелеп баручы төрле милләт вәкилләренең чыгышларын тамашачы җылы кабул итте. Шуңа да безнең иң олы максатыбыз – бүген гасырлардан килгән шушы бәрәкәтле туганлыкны саклау һәм ныгыту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев