Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТРда ремонт программалары гамәлгә ашырыла

Татарстанда социаль объектлар, күпфатирлы йортлар һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау буенча эшләр дәвам итә. Бу хакта республика Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Татарстанда социаль объектлар, күпфатирлы йортлар һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау буенча эшләр дәвам итә. Бу хакта республика Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде. 

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда шулай ук Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Очрашу муниципалитетлар белән видеоконференция рәвешендә оештырылды.

Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, 2026 елда мәгариф өлкәсендә дүрт федераль һәм дүрт республика программасы буенча 170 объектны ремонтлау күздә тотыла. Хәзерге вакытта 60 объектта эшләр башланган, 63 мәктәптә ремонт 18 процентка башкарылган. Азык-төлек блоклары алты объектта төзекләндерелә, бу эшләр җәйге каникул вакытында активлашачак.

Министр урынбасары күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына да тукталды. 2026 елда бу программа 41 муниципаль берәмлектә 706 йортны эченә ала. Алты муниципалитетта урнашкан 44 йортта 99 лифт алыштырылачак. Программаны финанслауның гомуми күләме — 9 млрд 65 млн сум.

Бүгенге көндә 16 муниципаль районда 169 күпфатирлы йортта төзелеш-монтаж эшләре алып барыла, алар 9 процентка үтәлгән. Калган объектларда эшләрне подрядчылар апрельдә башларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев