Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тешләр даими кайгыртуны сорый

20нче мартта Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көне билгеләп үтелә.

Бу көн тешләр турында кайгыртуга багышлана. Бөтенроссия Сәламәтлек оешмасы авыз куышлыгы сәламәтлеген, авыз куышлыгында һәм биттә хроник авырту, авыз һәм тамак куышлыгында яман шеш, инфекцияләр һәм җәрәхәтләр, пародонт (аңкау), теш кариесы, тешләр коелу һәм кешенең тешләү, төкерү, елмаю сәләтен чикләүче башка авырулар булмау белән характерлана торган халәт, дип билгели. Шул уңайдан 2013нче елда FBI Бөтендөнья Стоматология  федерациясе Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көнен оештырды. Әгәр дә сез теш табибына визитны күптән кичектергән булсагыз, аңа мөрәҗәгать итү өчен менә дигән сәбәп бу. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлеге мөдире, табиб стоматолог-терапевт Лилия СӘГЪДИЕВА белән сөйләштек.

–Шушы гомер узганнан соң, юкка гына бу көнне тумаганмындыр дип уйлыйм. Бала чакта теш табибына эләгү бик кыен иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Толстой урамындагы (хәзерге авыл хуҗалыгы идарәсе) стоматология кабинеты урнашкан поликлиника ачылганчы зур чират пәйда була иде, ә аннан соң стоматологка талон алу өчен регистратурага чират тезелә. Әле дә хәтеремдә, кечкенә чак, тешем бик нык авыртты, мин Софья Вәлишинага кабул итүгә эләктем. Ул миңа профессиональ ярдәм күрсәтте, шуннан соң тешем авыртмый башлады. Менә шул вакытта мин теш табибы һөнәре бик тиз нәтиҗә китерә торган һөнәр дигән карарга килдем, чөнки пациентлар авырту белән киләләр, дөрес куелган диагнозлар һәм дәвалаудан соң авыртусыз китәләр. 

Казан медицина институтының стоматология факультетын тәмамлаганнан соң, Түбән Кама шәһәренең стоматология поликлиникасында интернатура уздым. Остазым Валентина Шишонина иде, аның ярдәмендә яхшы мөстәкыйль күнекмәләр һәм тәҗрибә тупладым, алар "Пятилетка" совхозы бистәсе медпункты стоматологы эшендә кирәк булды. 

Аннары эшчәнлегемдә тәнәфес булып алды. Теш табибы ставкасы булмау сәбәпле, баш табиб Рәмис Галиев миңа вакытлыча хастаханәнең  трансфузиология хезмәтен җитәкләргә тәкъдим итте. Кан салу кабинетыннан кан салу бүлеге оештырылган иде. Анда донор каныннан яңа туңдырылган плазма һәм эритроцитар масса әзерләделәр. Өлкән шәфкать туташы Л.А.Ибраһимова, операция шәфкать туташы М.В. Крошечкина, лаборантлар Н.А.Шәйхетдинова һәм Е. В.Донскова, регистратор Р. М.Әхмәрова составындагы бердәм команда 17 ел эшләү дәверендә күпләрнең гомерен саклап калды. Пациентларда донор каны белән йога торган нинди дә булса инфекция йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәде.

Татарстан Республикасында кан хезмәте үзгәртеп корылгач һәм хастаханәдә бүлек кыскартылгач, мин үз белгечлегемә кире кайттым, чөнки күңелемдә һәрвакыт теш табибы булып калдым. Шулай туры килде ки, мин Софья Вәлишина хезмәт юлын тәмамлагач эшкә керештем, әйтерсең лә, ул миңа үз мирасын тапшырды.

2004нче елдан башлап миңа беренчел профсоюз оешмасы рәисе вазифалары йөкләнде. Профкомның бердәм командасы, үзәк район хастаханәсендә җитәкчелекнең ярдәме белән профсоюз әгъзаларының мәнфәгатьләрен яклау эше алып барыла, матди ярдәм күрсәтелә, хастаханә хезмәткәрләренә шифаханә-курорт, тернәкләндерү дәвалануы һәм башка ярдәмнәр күрсәтелә.

Медицинада 40 ел хезмәт стажы бар, минем белән бергә эшләгән һәм эшләүче барлык хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук әти-әниемә мине ничек бар шулай тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт! Әгәр җилкәмдә ышанычлы тыл булмаса, болар барысы да булмас иде: минем яраткан һәм ярдәмчел гаиләм.

20нче март – Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көне генә түгел, ә Бөтендөнья бәхет көне, язгы көн-төн тигезлеге көне, Ураза бәйрәме! Тормышында сәламәтлек, якыннарына, туган җиренә мәхәббәт, җан тынычлыгы, һәм, әлбәттә инде, иң мөһиме – баш өстендә тыныч күк йөзе булганда, кеше чын-чынлап бәхетле. Ураза бәйрәме алдыннан барыгызга да иң изге теләкләремне ирештерәм: йөрәгегез иман һәм өмет белән тулсын, тормышыгыз шатлык белән тулсын, теләкләрегез тормышка ашсын. Бәхет сезне һәр яктан чолгап алсын, тынычлык һәм яхшылык сезне адым саен озата барсын, ә безнең догаларыбыз Аллаһ –  тарафыннан ишетелсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев