Көз көне теплицаны кышка әзерләү киләсе сезонда яхшы уңыш бирүгә нигез сала.
Белгечләр киңәш иткәнчә, иң әүвәл теплицадан үсемлек калдыкларын җыеп ташларга, өске туфрак катламын алырга һәм конструкцияне тикшерергә кирәк.
Аннары теплица эчен дезинфекцияләргә: стеналарны һәм каркасны махсус чаралар белән эшкәртергә, кирәк булса көкерт белән төтенләргә. Япмада тишекләр яки ярыклар булса, аларны ямарга яисә япманы яңартырга кирәк.
Туфракны казып, органик ашлама кертергә мөмкин — бу җирнең уңдырышлылыгын сакларга ярдәм итә. Кышын теплица тирәсенә кар тотып калдыру да файдалы: ул туфракны суыктан саклый.
Әгәр теплицаны кышка дөрес әзерләсәң, яз көне аны тиз кулланырга һәм мул уңыш алырга мөмкин.
Нет комментариев