Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда тычкан бизгәге куркынычы: ел башыннан 57 очрак теркәлгән

Татарстанда геморрагик бизгәкнең бөер синдромы белән очраклары теркәлүе дәвам итә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә биргән мәгълүматка караганда, ел башыннан бирле 57 кеше авыруны йоктырган.

«Күрсәткеч узган елның шул ук чорындагы дәрәҗәдә. Авыручылар саны артуы күзәтелми, әмма мондый куркыныч бар. Быел кар күп булу сәбәпле, тычканнарга кышлау өчен шартлар уңай», – дип билгеләде ул.

Ведомство вәкилләре бакчаларга һәм дачаларга беренче тапкыр барганда профилактика чараларын үткәрергә, шәхси саклану кагыйдәләрен һәм территорияне кимерүчеләрдән эшкәртүне онытмаска кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев