Җәмгыять

Татарстанда төнлә −3 градуска кадәр салкын булачак

Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстанда һава шартларының начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә дә, көндез дә республика территориясендә көчле җил булачак. Аның тизлеге секундына 15–16 метрга кадәр җитәчәк (Казанда – секундына 14 метрга кадәр).

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Караңгы вакытта термометр баганалары −3…+2 градуска кадәр төшәчәк (ТР башкаласында −1…+1 градус). Шулай ук төнлә урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак.

Көндез һава температурасы +6…+11 градус тирәсендә булачак.


Нет комментариев