Быел Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме 26 майга билгеләнгән. Бу хакта Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тиешле тәкъдимнәрне РФ Мәгариф министрлыгы илнең барлык төбәкләренә җибәргән. Чыгарылыш имтиханнары мәктәпләрдә 1 июньнән иртә башланмаячак. Соңгы кыңгыраулар программасына РФ Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнын башкару тантанасы, шулай ук күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм дәүләт бүләкләренә ия булган ата-аналарның чыгышларын кертергә тәкъдим ителә.
Регионнарга тантаналы чараларны оештырганда куркынычсызлык чараларын тәэмин итү һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы шартлар булдыру йөкләмәсе бирелде.
Нет комментариев