Татарстанда Корбан гаете өчен 61 мәйданчык әзерләнә
Быел республикада корбан чалу өчен 61 махсус мәйданчык оештырыла, шул исәптән Казанда – 18. Бу хакта ДУМ РТда журналистларга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габдулхак Мотыгуллин хәбәр итте.
Мәйданчыкларда каты өслек, биологик калдыклар өчен контейнерлар, кан һәм органик калдыклар җыю өчен савытлар булырга тиеш. Гает көннәрендә һәр мәйданчыкта ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк.
Рустем хәзрәт Валиуллин (Казанның баш мөхтәсибе) сүзләренчә, Корбан гаете – Татарстан мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Шәригать буенча, корбан итен өч өлешкә бүлергә кирәк: бер өлеше үзеңә, берсе туган-тумача һәм күршеләргә, өченчесе – мохтаҗларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев