Татарстанда юл камералары телефон белән сөйләшүчеләрне тота башлады
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, хәзер инде юл камералары хәрәкәт вакытында телефон кулланучыларны ачыклый. Бу өчен махсус җиһазлар 2026 елның мартыннан эшли башлаган.
Камералар транспорт чарасын хәрәкәт иткәндә телефонны кулга тотмыйча сөйләшергә мөмкинлек бирүче техник җайланмалар белән җиһазландырылмаган водительләрне теркәп бара.
Бер ай эчендә республикада 800дән артык шундый хокук бозу очрагы ачыкланган. Руль артында телефон кулланган өчен штраф — 1500 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев