Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда йөк машиналары хәрәкәте чикләнә: кемгә рөхсәт?

Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр авыр йөк автомобильләренең төбәк һәм муниципаль юлларда хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Чикләү күчәргә төшкән авырлыгы 6 тоннадан артып киткән транспорт чараларына кагыла.

Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләү нәрсәгә кагылмый?

Кагыйдә буларак, язын хәрәкәтне чикләү түбәндәге ташуларга кагылмый:

  • автобуста пассажирлар йөртү

  • азык-төлек ташу

  • хайваннар ташу

  • дарулар ташу

  • орлыклар һәм ашламалар ташу

Шулай ук 16 тоннага кадәр ягулык ташый торган транспорт чараларына да чикләү куелмый. Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәк булган йөк ташу да искәрмә санала.

Чикләүләр кертелә торган участоклар исемлеге белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев