Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яшүсмерләргә төнлә интернетта утыруны тыю тәкъдим иттеләр

«Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗә бар» дип исемләнгэн форумында Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров яшьүсмерләрнең төнге вакытта интернетка керүен чикләргә тәкъдим итте.

Министр фикеренчә, мондый чара балаларны яклау өчен кирәк. Моннан тыш, ул Россия видеуеннарын булдыру һәм бу өлкәне гомумән көйләү зарурлыгын да билгеләп үтте. Мәсәлән, Иннополис Университеты белән берлектә балалар өчен уеннар эшләү инде башланган.

Кадыйров сүзләренчә, хакимиятне социаль челтәрләрнең һәм чит ил уеннарының балаларга йогынтысы борчый, чөнки алар еш кына тискәре эчтәлеккә ия.

Исегезгә төшерәбез: элекрәк Татарстан балалар омбудсмены социаль челтәрләргә яшь чикләве кертергә тәкъдим иткән иде. Җәмәгатьчелек вәкилләре 14 яшькә кадәрге балаларны социаль челтәрләрдән тыю мөмкинлеген карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев