Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда электрон мактау тактасы августта эшли башлаячак

Татарстан Рәисе тарафыннан 2026 елның маенда гамәлгә куелган электрон мактау тактасын республика халкы август башында күрәчәк. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова төбәкнең идарә үзәгендә туры эфирда хәбәр итте.

Электрон мактау тактасын формалаштыруда төбәкнең 4 900 предприятиесе, шул исәптән Татарстанның система ясаучы сәнәгать флагманнары катнашты. Бүгенге көндә анда 15 346 кеше тәкъдим ителгән. Мәгълүматлар ел саен яңартылачак.

Исегезгә төшерәбез: электрон мактау тактасы быелның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан гамәлгә куелган иде. Проект республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев