Татарстанда 8 атналык «ЭКОяз-2026» марафоны башлана
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОяз-2026» республика бәйгесе старт ала. Бу – сигез атна дәвам итәчәк изге эшләр марафоны.
ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин сүзләренчә, узган ел конкурста 1100 гаилә туган як чисталыгын саклауга үз өлешен керткән. Быел бәйге Россия халыкларын бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.
Министр барлык татарстанлыларны марафонда актив катнашырга чакырды. Моннан тыш, 25 апрельдә республикада зур өмә узачак. Өмә үткәреләчәк урынны халык белән бергәләп сайлыйлар – тавыш бирү ТР Экология министрлыгының социаль челтәрләрендә оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев