Татарстанда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга икенче һәм аннан соңгы балалары туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 350 мең сум күләмендә түләнәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының коррупциягә каршы экспертиза узучы карарында әйтелә.
Документ буенча, әлеге түләү 2032 елның 1 гыйнварына кадәрге чорга билгеләнә. Аны алу өчен хатын-кызның Россия Федерациясе бюджет системасына салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычы булмаска тиеш. Пособие сорап бала туган көннән алып алты айдан соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев