Татарстан журналистларының уртача яше — 44
Республика редакцияләрендә хезмәткәрләрнең уртача яше 44 яшькә җиткән. Бу күрсәткечне «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов «Энергопром» форумында әйтте.
— Мин моны күп түгел дип уйлыйм. Һәм бу минем үземә 44 яшь булганы өчен генә дә түгел. Редакциядә төрле буыннар эшләргә тиеш. Яшьләр яңа идеяләр һәм заманча карашлар алып килә, ә өлкәнрәк хезмәткәрләр тәҗрибә һәм белем уртаклаша.
Шулай ук Миргалимов массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәткәрләр санының кимевенә медианы куллану ысулларының үзгәрүе һәм яңа технологияләрнең үсеше сәбәп икәнен ассызыклады.
— Район редакцияләре еш кына кадрлар җитмәү проблемасына очрый. Нәтиҗәдә, бер хезмәткәр фотограф, оператор, журналист һәм редактор вазифаларын бергә башкарырга мәҗбүр. Журналист универсалга әйләнә, — диде спикер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев