Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан хезмәт хакы буенча Идел буе төбәкләрендә алдынгы

Татарстан Идел буе федераль округында уртача хезмәт хакы күләме буенча лидер позициясен саклый. Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ»га хәбәр итте.

Хәзерге вакытта республикада уртача хезмәт хакы 87 мең сумнан артып китә. Иң югары күрсәткечләр мәгълүматлаштыру өлкәсендә (132 мең сум), финанс эшчәнлегендә (127 мең), файдалы казылмалар чыгаруда (121 мең) һәм эшкәртү сәнәгатендә (114 мең) теркәлгән.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, сәнәгатьне цифрлаштыру ИТ-сектор белән җитештерү арасында тыгыз бәйләнеш булдырачак. Хезмәт базарында автоматлаштыру, зур мәгълүматлар һәм ясалма интеллект белән эшли белүче инженерларга ихтыяҗ артачак.

«Киләчәктә ИТ-технологияләрне яхшы белгән югары квалификацияле инженерга ИТ-белгечкә караганда да югарырак хезмәт хакы түләргә мөмкиннәр», – диде Клара Таҗетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев