Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан онкологлары: яман шеш очраклары артуы күзәтелә

Соңгы алты елда Татарстанда яман шеш 31,1 процентка арткан һәм 100 мең кешегә 500 очрак тәшкил иткән «бусага»ны узып киткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтте.

2025 елда республикада яман шешнең 20 731 очрагы теркәлгән. Бу 2020 елгы күрсәткечтән 5 843 очракка күбрәк. 2024 ел белән чагыштырганда, соңгы елда яман шеш структурасында үсеш 899 очракны тәшкил иткән.

Аерым алганда:

  • колоректаль рак — 246 очрак,

  • тире яман шеше — 226 очрак,

  • сөт бизләре яман шеше — 254 очрак,

  • простата бизе рагы — 198 очрак.

Эдуард Нагуманов билгеләп үткәнчә, халыкның уртача гомер озынлыгы артканда, профилактика программаларының нәтиҗәлелеге яман шеш күрсәткечләренә йогынты ясый. Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев