Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан фермерлары ярминкәләрдә 282 млн сумлык продукция сатты

Өч көн эчендә республикада узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 282,7 млн сумлык азык-төлек реализацияләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ярминкәләрдә 296 тонна яшелчә, шул исәптән 184 тонна бәрәңге тәкъдим ителгән. Сатуда шулай ук 55,2 тонна сөт, 78,3 тонна шикәр, 532,3 мең данә тавык йомыркасы һәм 301,5 тонна ит булган.

Сәүдә чараларында 2,7 меңнән артык автотранспорт катнашкан.

Ярминкәләр Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы һәм Яшел Үзән районында икешәр, Түбән Кама районында өч мәйданчыкта, шулай ук башка муниципалитетларда оештырылган.

Искәртеп узабыз, республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мартта башланып, 26 апрельгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев