Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә Зөя елгасында һәм аның кушылдыкларында су биеклегенең сизелерлек күтәрелүе теркәлгән — ул 73 сантиметрдан алып 155 сантиметрга кадәр җиткән.
Кама алды елгаларында су 15–68 сантиметрга, ә Туйма елгасында 111 сантиметрга күтәрелгән.
Кама аръягында да шундый ук хәл күзәтелә: күпчелек елгаларда су 17–87 сантиметрга югары күтәрелгән. Аеруча Кече Чирмешән елгасында (+124 сантиметр) һәм Актай елгасында (+227 сантиметр) суның интенсив рәвештә артуы игътибарга лаек. Шул ук вакытта Мәллә, Минзәлә һәм Ык елгаларында су, киресенчә, бераз кимегән – 24–39 сантиметрга.
Суның күтәрелүе нәтиҗәсендә тугайларны су баскан. Мәсәлән, Приозерная авылы янында Кече Чирмешән елгасы ярларыннан ташып чыккан – елга тугае бер метр су астында калган. Шундый ук хәл Чүти авылы янында, Гөбенә елгасында да күзәтелә.
Нет комментариев