Талпан тешләве буенча статистика: Татарстанда 35 очрак теркәлгән
Җәмгыять

Талпан тешләве буенча статистика: Татарстанда 35 очрак теркәлгән

Татарстанда сезон башланганнан бирле талпаннан интеккән 35 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

«Узган елның шушы чорында 62 очрак теркәлгән иде. Димәк, быелгы күрсәткеч узган елгыдан ике тапкырга түбәнрәк», – дип өстәде ул.

2026 елның 25 мартында Биектау районында талпан тешләве буенча беренче очрак теркәлгән.

Узган ел талпан энцефалитына каршы 7 200 кеше вакцина ясаткан. Быел исә 6 427 кешене вакцинацияләү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 3 670 кеше прививка ясаткан.


Нет комментариев