Сугыш хатын-кыз эше түгел, дисәләр дә...
Шулай булуга карамастан, бүген махсус хәрби операция зонасында ир-егетләр белән алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүче гүзәл затларыбыз да бар. Шуларның берсе – якташыбыз Диана Чистякова.
Аның белән аралашкач, яу кырында ике җенес арасындагы аермалыкның юк лыгын аңлыйсың.
Тумышы белән Җәнлек совхозы бистәсеннән ул. Язмыш җилләре аны төрле җирләрдә йөртә. Башкортостанның Нефтекамск шәһәрендә мәктәпне тәмамлый. Укыганда ук кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү теләге аны медицина көллиятенә алып килә. Кулына белгечлек дипломы алган яшь кыз, моның белән генә чикләнми, косметолог һөнәрен дә үзләштерә. Хезмәт юлын Яр Чаллыдагы бер поликлинакада УЗИ бүлегендә шәфкать туташы буларак башлый.
Махсус хәрби операция башлангач, Диана бөтен күңеле белән алгы сызыкка омтыла. Нигә, дигән сорауга:
–Бөек Ватан сугышы елларында илебезне фашистлардан саклаган әби-бабамның каныннан киләдер бу. Ышанасызмы, мин – кыз бала күбрәк курчаклар белән түгел, ә уенчык машиналар, сугыш кораллары белән уйнарга ярата идем. Алгы сызыкка китәргә теләгем дә шуннан киләдер, – дип җавап бирде. – Дөрес, МХОга чаклы мин РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, ярты ел Финляндия чигендә Арктика бригадасында мотоукчы булып хезмәт иттем. Анда күп нәрсәләргә өйрәндем. Хезмәтем вакытында иң яраткан сугыш коралы "РПГ-7" булгандыр, мөгаен, – дип җавап бирде.
Хезмәт иткән вакытта ул хәрби хезмәт серләрен тирәнтен үзе генә үзләштереп калмый, ә чакыру буенча хезмәт итүчеләрне дә кораллар белән эш итәргә өйрәтә. Туплаган тәҗрибәсе аңа махсус хәрби операция зонасында кирәк булып чыга.
Аралаша торгач, Диананың күп кенә һөнәрләргә, белгечлекләргә ия булуын беләсең. Аның позывное – “Доза”. Аны сайлавына язмам героеның берара анестезиолог-реаниматолог белгечлеген дә үзләштерүе этәргеч биргән. Мәгълүм булганча, кешегә операция ясар алдыннан аны йоклата торган билгеле бер күләмдәге наркоз дозасы салалар.
Махсус хәрби операция башлангач, алгы сызыкка китәргә теләген белдергәч, туганнары, бигрәк тә әнисе нык каршы төшәләр. Тормыш иптәше хатынының холкын белгәнгә, аны артык үгетләми.
–Ул минем ниятемнән кире кайтмаячагымны яхшы белә иде. Шуңа күрә китәр алдыннан: “Сак бул, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын”, – диде, – ди язмам герое.
Диана Чистяковага алгы сызыкта үзе белән булган вакыйгаларның берсе турында менә ниләр сөйләде:
–Бервакыт автомат белән дөрес эш итмәгән сугышчыга беренче ярдәм күрсәтергә туры килде. Яшь сугышчы мөлдерәмә күзләре белән миңа төбәлде. Аның күзләрендә курку гына түгел, ә яшәргә бик зур теләк тә күрдем мин. Аның, мөгаен, гаиләсе бардыр. Аны табарга теләр идем, язмышы ничек булганын, исәнме-юкмы икәнен белергә теләр идем. Бу очрашу күңелемдә мәңгегә калды.
Зәй егете белән булган вакыйга күңелләргә тирән үтеп керерлек тарих. Диана алгы сызыкта вакытта танышкан "Массон" позывнойлы бу егетне авыр хәлдән чыгаруда зур изгелек кыла. Сугышчы каты яралана. Ул үзенең яшисе килмәвен белдерә. Егетнең авыр хәлдә госпитальдә ятуын ишеткән язмам герое ире белән шәхси машиналарында госпитальгә чыгып итәләр. Алар килеп җиткәндә, сугышчыны операция ясарга алып кереп киткән булалар. Диана баш табибтан егетне үзенә тапшыруларын үтенә, аның язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алуын белдерә. Соңыннан ачыкланганча, сугышчыга операция бөтенләй кирәк булмаган. Алга таба аны ни көткән булыр иде, бер Ходай белә.
"Массон"ны машинага салып алып кайтып китәләр. Аңа бары тик ятып кына кайтырга туры килә. Шулай итеп ул үзендә кайгыртучанлык тоя, дәвалана, тернәкләнә. Диана аның өчен шәфкать туташы гына түгел, фәрештәгә әверелә. "Массон"ның әтисе белән ике арадагы салкын мөнәсәбәтләре барлыгын белгән Диана Чистякова аларны татулаштыруга ирешә. Егетнең әнисе иртә бакыйлыкка күчкән була. Әйтерсең лә, ул язмам героеннан улын ташламавын ялварган. Бүген "Массон" гаиләнең чын дусты. Ләкин ул үзен герой дип санамый. "Әгәр яраткан "РПГ-7" белән берәр дошман танкын шартлатсам, ул чагында герой дип әйтә аласыз. Ә чын герой исән калган һәм үзендә яшәргә көч тапкан егет", – ди ул.
Алгы сызыкта каты контузия алу нәтиҗәсендә ул ел ярым инде гаиләсе янында. Бүгенге көндә алар Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Уллары Раилгә 21 яшь, ул Казанда яши, кызлары Вероникага 12 яшь. Балалары әниләренең яннарында булуына сөенеп бетә алмыйлар. Алар аның тиздән алгы сызыкка китәчәген дә аңлыйлар, моңа әхлакый яктан әзерләр инде.
Гаилә Урманчы авылында шәхси йортларын салу белән мәш килә. Аны төзи башлаганда, урамнан узучы газ линиясе торбасы участокка техникалар керергә комачау иткән. Әлеге проблеманы хәл итүне сорап, Диана районыбыз башлыгы Вадим Никитинга мөрәҗәгать итә. Аның үтенече тиз арада хәл ителә.
– Моның өчен Вадим Ильичка бик зур рәхмәтлебез. Газ торбасы безнең участок турында тиешле биеклеккә күтәртелде. Район җитәкчелегенең МХОда катнашучыларга, аларның гаиләләренә булышуларын даими күреп торабыз, – диде язмам герое.
Гаиләсе, туганнары, якташлары аның алгы сызыктан исән-имин туган төбәгенә җиңү белән кайтуын телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев