Тауиле мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, “Татлы патшалык” исемле чара үткәрделәр. Ул халыкара шоколад көненә багышланган иде.
Үзләрен көткән сюрпризларны күреп, балалар ихластан гаҗәпләнделәр. Чарада алар шоколадның үзенчәлекләре, файдасы турында белделәр, төрле ярышларда һәм викториналарда катнаштылар. Ахырдан бөтенесе өйләренә шоколадлар белән кайтып китте.
Нет комментариев