Сәламәтлек саклау министрлыгы хатын-кызларга бала табу өчен оптималь яшьне атады
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы репродуктив диспансеризация уздыру буенча яңа методик тәкъдимнәр раслады. Документта хатын-кызлар өчен бала табуның иң уңай вакыты да билгеләнгән.
Ведомство белгечләре фикеренчә, йөклелек һәм бала табу өчен оптималь яшь — 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Бу, нигездә, хроник гинекологик авырулары булмаган һәм аларның үсеш куркынычы факторлары ачыкланмаган хатын-кызларга кагыла.
Министрлыкта сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм гаиләне планлаштыру буенча киңәшләр биреләчәк. Йөклелеккә әзерлек вакытында хатын-кызларга түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
✅ актив тормыш рәвеше алып бару;
✅ туклану рационына В6, В12 витаминнары, фолий кислотасы, тимер һәм башка мөһим микроэлементларны кертү;
✅ тәмәке тартудан баш тарту;
✅ алкоголь һәм кофеин куллануны чикләү.
Әлеге тәкъдимнәр репродуктив сәламәтлекне саклау һәм ислам динендәгеләр өчен дә, барлык хатын-кызлар өчен дә саламәт буын дөньяга китерү мөмкинлеген арттыру максатыннан эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев