Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуй көнне Мамадышта янә лотерея билетлары уйнатылачак.

Оештыручылар бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга яңа телевизорлар һәм башка көнкүреш техникасы кебек бик күп кыйммәтле призлар вәгъдә итә.

 Лотерея бушлай өләшенә. Кирәкле вакытта кирәкле урында булырга гына кирәк. Билетлар 11нче июньдә иртәнге 8дән - 10га кадәр стадион-ипподромда таратылачак. Ә лотерея үзе бәйрәмнең соңгы этабында, өйләдән соң уйнатыла. Бүләк нәкъ менә  билет иясенә эләксен өчен уенда шәхсән катнашырга кирәк. Әгәр дә бәхетле билетка ия булучы тамашачылар арасында булмаса, оту гамәлдән чыгарыла һәм лот катнашучылар арасында яңадан уйнатылачак.

Мондый лотерея уеннары Мамадышта массакүләм чараларда даими рәвештә үткәрелә. Мәсәлән, хәзер күп кенә шәһәрдәшләребез  узган елгы Питрауда откан көнкүреш техникасыннан файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев