Республиканың хезмәт базарында кадрларга ихтыяҗ рекордлы югары дәрәҗәдә
ТР Мәшгульлек үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, март башына рәсми рәвештә 3 716 кеше эшсез статусына ия. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,18 процент.
Ел башыннан үзәккә эш эзләүдә ярдәм сорап 3,6 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 37 проценты (1 343 кеше) эшкә урнаштырылган.
«Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында республика буенча 52,4 мең вакансия тәкъдим ителә. Һәр эшсез кешегә 14 эш урыны туры килә. Кадрлар кытлыгы бигрәк тә төзелеш өлкәсендә сизелә: барлык вакансияләрнең 59 проценты әлеге тармакка туры килә. Сәнәгатьтә – 16%, мәгариф һәм фән өлкәсендә – 6%, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүдә – 4әр процент, транспортта – 3 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев