Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамазан ае тәмамлана: фитыр сәдакасын ничек түләргә

Рамазан ае ахырына якынлаша. Ураза бәйрәменә әзерлек кысаларында һәрбер мөселманга фитыр сәдакасын түләү мөһим бурыч булып тора.

Фитыр сәдакасы – ураза тотучыларның кимчелекләрен каплаучы, мохтаҗларның бәйрәм шатлыгын уртаклашуына ярдәм итүче изге гамәл. Бу сәдаканы Рамазан ае тәмамланганчы, ягъни гает намазына кадәр биреп өлгерү зарур.

Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре хакында карар кабул итте.

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), ә зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) итеп билгеләнде. Фитыр сәдакасының иң аз күләме – 200 сум, зәкят бирерлек байлыгы булганнар өчен исә – 1200 сум тәшкил итә.

Моннан тыш, сәламәтлек сәбәпле ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта каза кылып бетерә алмаучылар өчен, тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Быел ураза 29 көн дәвам итәчәк. Уразаның соңгы көне – 19 март. Ураза бәйрәме 2026 елның 20 мартына, җомга көнгә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев