Өметле көрәшчеләр бил алышты
Мәктәп укучыларының “Өмет стартлары” кысаларында “РМ АГРО” призына милли көрәш буенча бәйгеләр узды.
Аларны Түбән Тәкәнештәге “Туган як” спорт комплексы кабул итте. Ярышларда районыбызның 17 мәктәбеннән 150дән артык 2003-2005нче, 2006-2008нче елларда туган көрәшчеләр катнашты. Әлеге күркәм чараның иганәчесе эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин беренче-өченче урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә дипломнар, медальләр, акчалата бүләкләр әзерләгән иде.
Әлеге ярышлар турындагы тулырак язманы район газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев