Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Нократ“ газетасы “Атна кешесе“н билгеләде

Ул - Эльвира Хәмидуллина, шахмат буенча өстәмә белем бирү педагогы. Шахмат, шашка, теннис буенча күп тапкырлар район, төбәк, республика ярышлары призеры һәм чемпионы.

Мамадышта Рифат Мотыйгуллин призына яшь шахматчылар турниры узды. Чарада Татарстанның Мамадыш һәм күрше районнары балалары катнашты. Эльвира Хәмидуллина шәкертләре алты номинациядә мактау пьедесталының бөтенесен диярлек алды.

Эльвира шахматны 5 яшендә үзләштергән. Әтисе белән абыйсының уйнавын күзәткән. 2нче сыйныфта абыйсын, ә 4нче сыйныфта әтисен откан. Шахмат дөньясы серләрен мөстәкыйль рәвештә, китаплар буенча өйрәнгән. 5 нче сыйныфта “Авыл егетләре“ республика спорт уеннарында 2 нче урынны яулаган.

 - Тренерлык юлын Илфат Имамиев җитәкчелегендә 2000нче елның гыйнварында башладым. Эш нәтиҗәсен спорт казанышларында гына күрү түгел, балаларның фикерләү сәләте һәм холкы ничек үзгәрүен күзәтү дә күңелле, чөнки шахмат шәхес буларак камилләшергә ярдәм итә.

- Минем шәкертләрем ТР беренчелеге, төбәк, ачык республика ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Ә 2021нче елда Аслан Хәмидуллин Самарада 2013нче елда туган һәм аннан да яшьрәк авыл балалары арасында үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында беренче урынны яулады, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев