Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медикларыбыз спортны ярата

Мамадыш медиклары “Сәламәтлек –2021-2022” Спартакиадасында катнаштылар.

Казанда аның йомгаклау этабы узды. Башкалабызның Үзәк стадионында ярышларны рәсми ачканнан соң, бәйгеләрдә катнашучылар иртәнге зарядка ясыйлар. Безнең район үзәк хастаханәсе данын табиб-эпидемиолог Айрат Галиев, табиб-кардиолог Булат Гыйлаев , табиб-хирург Нияз Мифтахетдинов, табиб-рентгенолог Марсель Габрахманов, ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры Евгений Ушатиков и шәфкать туташлары Маргарита Иванова, Гөлгенә Гарипова, Лилия Сәмигуллина, Регина Зарипова. Алар бау тартышуда, швед эстафетасында, волейболда уңышларга ирештеләр. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, безнең медиклар волейбол буенча ярышларда Әгерҗе районы медиклары белән бер командага берләшеп уйнадылар. Нәтиҗәдә спортның бу төрендә ир-егетләр – беренче, хатын-кызлар өченче урынны яуладылар. Әлеге уңышлар Әгерҗе командасына гомумкоманда беренчелеген яуларга ярдәм итмичә калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев