МAX мессенджеры бер елда 107 миллионнан артык кулланучы җыйган
2025 елның 26 мартында эшләтеп җибәрелгән MAX мессенджерының бер еллык аудиториясе 107 миллион кешенән узган. Бу хакта компания матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге көндә сервисның көндәлек кулланучылар саны 77 миллионнан артып киткән. Кулланучылар уртача 1,5 миллиард хәбәр җибәрә һәм тәүлегенә 30 миллионга якын шалтырату ясый.
Мессенджер 40 илдә теркәлергә мөмкин. Чит ил аудиториясе 5 миллионнан артык.
Каналлар саны 3,6 миллионга җиткән, аларга язылулар исә 200 миллионнан узып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев