Мамадышта гер күтәрүчеләр көч сынашачак
Җәмгыять

Мамадышта гер күтәрүчеләр көч сынашачак

Бу атна җомгасында “Олимп” спорт комплексында зурлар арасында гер күтәрү буенча бәйгеләр узачак.

Алар шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре арасындагы Спартакиада кысаларында быел 15нче мәртәбә уздырылачак. Хатын-кызлар бер потлы герне күтәрсәләр, ир-егетләр 24 килограммлы снарядны буйсындырачаклар. Гүзәл затларыбыз абсолют авырлыкта көч сынашачаклар, ә ир-атлар 63, 73, 85, 95 килограммга кадәрге һәм авыррак үлчәү категориясендә ярышачаклар.


Нет комментариев