Мамадыш ир-егетләре бильярд уйнарга ярата
Җәмгыять

Мамадыш ир-егетләре бильярд уйнарга ярата

17 нче октябрь көнне Җөри мәдәният йортында әтиләр көне уңаеннан бильярд ярышы оештырылды.

Егетләр белән өлкән яшьтәгеләр көч сынашты. Әтиле - уллы Никитиннар да бу уенга катнаштылар.

 

Ярыш бик кызыклы үтте. Һәрберсе җиңәргә омтылды. Ахырда дуслык җиңде. Ир - егетләргә  бүләкләр тапшырылды.

Бик күңелле бәйрәм булды бу.


Нет комментариев